Осиново гаиләсе «Нечкәбил – 2026» республика конкурсында тамашачылар мәхәббәтен яулады
Яшәеш

Осиново гаиләсе «Нечкәбил – 2026» республика конкурсында тамашачылар мәхәббәтен яулады

Күптән түгел «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә ана һәм гаилә матурлыгына багышланган «Нечкәбил – 2026» республика конкурсының финалы узды. Быел бәйгенең девизы – «Мин сине яратам... Тормыш!».

Тамашачылар мәхәббәте призына Яшел Үзән районының Осиново авылыннан Олеся Валеева лаек булды.

Олеся Валеева В. В. Карпов исемендәге Осиново лицеенда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары һәм музыка укытучысы булып эшли. Ильнур Валеев «Залесный – Осиново» территориаль иҗтимагый үзидарәсен җитәкли.

Гаиләдә өч бала тәрбияләнә: Ильзира, Ильназ һәм Ильяс.

Конкурсның финалында Татарстанның тугыз районыннан һәм Казаннан 11 гаилә чыгыш ясады. Быел бәйгенең муниципаль этапларында республикабызның 35 районыннан барлыгы 54 гаилә катнашты.

Олеся һәм Ильнур Валеевлар гаиләсен әлеге матур уңышлары белән котлыйбыз! Алга таба да гаилә бәхете, сәламәтлек һәм яңа җиңүләр телибез!

ЯҮМР матбугат үзәге


Нет комментариев