Дәүләт Думасында бюджет, салым һәм таможня-тариф сәясәтенең төп юнәлешләре турындагы закон проектын караганда Татарстан тәкъдиме дә исәпкә алынган. Ул гражданнарның мәнфәгатьләрен яклауга һәм милек салымы артык исәпләнгән кешеләрнең хокукларын торгызуга юнәлдерелгән. Республикада гына да әлеге проблема 26 меңнән артык йорт хуҗасына кагылган.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
2025 елда кадастр бәясе яңадан исәпләнгәннән соң, күп кенә милекчеләр салым түләүләренең сизелерлек артуына юлыккан. Закон буенча, милек салымы ел саен 10 проценттан артык күтәрелергә тиеш түгел. Әмма бәяләүнең яңа методикасы кулланылганда йорт мәйданының үзгәрүен салым салу объектының характеристикалары үзгәрүе дип аңлатканнар. Шуңа күрә 10 процентлык чикләү кулланылмаган.
Татарстан тәкъдим иткән төзәтмә әлеге каршылыкны бетерергә тиеш. Яңа методика буенча мәйданны яңадан исәпләү салым салу максатларында объект характеристикалары үзгәрүе булып саналмаячак.
Бу норманы 2025 елның 1 гыйнварыннан куллану тәкъдим ителә. Нәтиҗәдә, салымнарны яңадан исәпләп, гражданнарга артык түләнгән акчаны кайтарырга мөмкин булачак.
КП Казань
Нет комментариев