Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Микроблар корбаны булмас өчен ни эшләргә?

Кискен эчәк инфекцияләрен пычрак куллар китереп чыгара.

Җәй һәм көз айларында эчәк инфекцияләре белән авырулар, кагыйдә буларак, күбрәк. Коронавирус пәйда булгач, без кулларны ешрак юа башласак та, табиб киңәшләре комачауламаячак. Бу хакта Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе буенча табибы Валерия Феоктистова түбәндәгечә аңлата.

– Кискен эчәк инфекцияләренә дизентерия, сальмонеллез, тиф һәм башкалар керә. Кагыйдә буларак, алар температура күтәрелүдән, эч китүдән, эч авыртудан, косудан башланып китә. Төп таратучылар – авыру кешеләр. Барлык шундый инфекцияләрдә авыру бүлеп чыгарган микроб организмга авыз аша эләккән очракта гына авырый.

– Инфекция чыганагы булып нәрсә тора?
– Күпчелек очракта – пычрак куллар. Нәкъ менә алардан микроблар ризыкка эләгергә мөмкин. Ит, салкын кабымлыклар, сөт продуктлары, кремлы әйберләр, салатларда эчәк микроблары үрчү һәм яшәү өчен шартлар бик уңайлы! Шуңа күрә, азык әзерләү һәм саклау кагыйдәләрен үтәү бик кирәк.
Без сыр һәм пешкән ит, балык һәм яшелчәләрне эшкәртү өчен аерым такталар булдырырга кирәклеге турында кабатлап торабыз. Әгәр бер тактадан яки бер пычактан файдалансак, пешерелгән продуктларга мик роблар эләгергә мөмкин, һәм ике-өч сәгатьтән соң алар үрчеп, авыру китереп чыгара алалар.
Азык-төлекне, бигрәк тә пеше релгәннәрен салкынча урында саклау, кулланыр алдыннан термик эшкәртү зарур.

– Табигатькә ял итәргә чыкканда, нинди саклану чараларын күрү мөһим?
– Шәһәр читенә ял итәргә баручыларның барысына да бик сак булырга, бигрәк тә пычрак судан файдаланмаска кирәк. Тикшерелмәгән чыганаклардан кулланмас өчен, үзең белән кайнатылган су запасы алырга киңәш ителә. Базарларда сатып алынган яшелчә һәм җиләк-җимешне башта әйбәтләп юарга кирәк. Хәтта сулыкларда коенганда ялгыш су йотып та авыру йоктырырга була.

– Әгәр дә кеше үзендә йогышлы эчәк авыруның беренче билгеләрен сизсә, нишләргә?
– Шунда ук дәвалау оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб кына авыру белән ниләр булганын аңлый ала, кирәк булганда ул аны изоляцияли, дезинфекция ясый.
Чисталык – сәламәтлекнең нигезе, шуңа күрә ризыкны җентекләп һәм чиста итеп әзерләргә, әзерләнгәнне мөмкин булганча шунда ук кулланырга, аны саклауга һәм җылытуга җитди карарга, кулларны еш юарга, ризыкны бөҗәкләрдән һәм кимерүчеләрдән сак ларга, сыйфатлы чиста су кулланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев