Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева укытучыларны, мәгариф оешмалары хезмәткәрләрен һәм педагогик хезмәт ветераннарын Укытучылар көне белән тәбрикләде.
«Барыбыз өчен дә бу бәйрәм аеруча җылылык һәм ихлас рәхмәт хисе белән тулы. Укытучы кешене юл башында озата, белемгә, һөнәргә, мөстәкыйль тормышка таба беренче һәм иң мөһим адымнарны ясарга ярдәм итә», – диелә котлауда.
Фазлыева билгеләп үткәнчә, Татарстанда Россиядә иң абруйлы педагогик мәктәпләрнең берсе формалашкан. Аның сүзләренчә, республика укытучылары югары әзерлек дәрәҗәсе белән аерылып кына калмыйча, балаларда җаваплылык, туган якның мәдәниятенә һәм тарихына хөрмәт тәрбияләргә дә ярдәм итәләр.
«Нәкъ менә сез, кадерле педагоглар, республиканың интеллектуаль нигезен тудырасыз, киләчәк галимнәрен, инженерларын, табибларын, мәдәният эшлеклеләрен тәрбиялисез», – дип ассызыклады Татарстан Премьер-министры урынбасары.
.jpg)
Ул шулай ук татарстанлы мәктәп укучыларының бөтенроссия һәм халыкара олимпиадалардагы җиңүләре саны артуына һәм аларның илнең әйдәп баручы югары уку йортларына керүенә игътибар юнәлтте. Фазлыева бу нәтиҗәләрне педагоглар эше һәм республиканың мәгариф системасын үстерү белән бәйләде.
Аерым алганда, ул педагогик хезмәт ветераннарына рәхмәт белдерде һәм аларның Татарстан мәгариф системасы традицияләрен формалаштыруга керткән өлешен билгеләп үтте.
«Барлык укытучыларга нык сәламәтлек, саекмас энергия, яңа уңышлар һәм казанышлар телим! Бәйрәм белән!» – дип теләде ул.
Татар-информ
Нет комментариев