Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күчемсез милкен арендага бирүче граждан салым түләргә тиеш

Республикабызның күп гражданнары, фатир яки бүлмәсен арендага биреп, өстәмә керем ала. Әмма мондый керемнәрдән салым түләргә кирәк.

Аны законлаштыру өчен арендага бирүчеләрнең берничә варианты бар: алынган керемнәрне күрсәтеп, салым инспекциясенә декларация бирергә, салым салуның патент яисә гадиләштерелгән системасында шәхси эшкуар буларак теркәлергә. Һәр очракны аерым-аерым карыйк.

Күчемсез милекне физик зат арендага тапшыра торган беренче очракны карыйк. Ел нәтиҗәләре буенча ул физик затлар керемнәренә салым суммасын мөстәкыйль рәвештә исәпләргә һәм салым органына 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга тиеш.
Узган 2021 ел өчен агымдагы елда 4 майга кадәр хисап тотарга һәм 15 июльгә кадәр НДФЛ 13% ставкасы буенча түләргә кирәк. НДФЛ түләгәндә, гражданин дәвалану яки уку өчен чыгымнарны исәпкә алырга хокуклы. 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшыруның иң уңайлы ысулы - "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" электрон сервисы, анда мәгълүматларның күп өлеше инде тутырылган.

Күчемсез милекне арендага тапшырудан салым түләүнең икенче ысулы – үзмәшгуль буларак рәсмиләштерү. Мондый ысул белән салым түләгәндә искәрмә бар - арендага үзмәшгуль сыйфатында бары тик торак урын гына бирергә мөмкин. Әгәр дә бинаның торак булмаган статусы бар икән, бу очракта шәхси эшкуар сыйфатында теркәлергә кирәк. Арендага торак биналар бирүче физик затны «үзмәшгуль» сыйфатында, ягъни һөнәри керемгә салым түләүче сыйфатында (НПД) теркәү кайбер өстенлекләргә ия.
Салым инспекциясенә барырга кирәкми, бөтен теркәү "Мой налог" мобиль кушымтасы ярдәмендә башкарыла. Үзмәшгульнең ачыктан-ачык өстенлекләре арасында ташламалы салым ставкалары да бар: салым ставкасы, физик затларга наемга тапшыручы гражданнар өчен 4% һәм оешмалар белән эшләүчеләр өчен 6% тәшкил итә.

Чираттагы өстенлек - иминият кертемнәрен түләү мәҗбүрилеге юклыгы, Пенсия фондына кертемнәрне ирекле нигездә башкарырга мөмкин. Моннан тыш, нинди дә булса салым хисабының булмавы, бухгалтерлык исәбен алып бару зарурлыгы юк, ә нәкъ менә салым органы ай узгач түләүгә салым суммасын исәпләячәк һәм бу хакта "Мой налог" мобиль кушымтасы аша хәбәр итәчәк. Салым ай саен түләнә.

Узган айның 12 числосыннан да соңга калмыйча, салым инспекциясе кулланучы тарафыннан "Мой налог" кушымтасында формалаштырылган чеклар нигезендә салым түләүгә квитанция куя. Салымны узган айдан соң килүче айның 25 көненнән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. «Налог на профессиональный доход» махсус салым режимына күчү шартлары һәм теркәлү тәртибе турында мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган.

Легаль рәвештә торак тапшыруның өченче ысулы - шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлү һәм салым билгеләүнең патент системасын куллану. Салым салуның патент системасын кулланып, шәхси эшмәкәр салымны күләме региональ закон белән билгеләнә торган потенциаль керемнән түли. Салым ставкасы 6% тәшкил итә. Әлеге потенциаль керем күләме арендага тапшырыла торган күчемсез милек объекты һәм аның территориясендә тапшырыла торган күчемсез милек объекты урнашкан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре төркеме мәйданына бәйле. Патент, шәхси эшмәкәр сайлавы буенча, календарь ел чикләрендә 1 айдан 12 айга кадәр вакытка алына.

Патент булганда, шәхси эшмәкәргә мөлкәтне тапшырудан һәм мөлкәткә салымнан алынган керемнәрдән НДФЛ түләргә туры килмәячәк. Әмма арендага бирүче мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә иминият кертемнәрен түләүдән азат ителми. Шул ук вакытта, ИП, эшкуарлык эшчәнлеген ялланып эшләүчеләрдән башка башкарганда - 100 %, ялланып эшләүчеләре булганда - 50 % күләмендә, түләнгән иминият кертемнәре суммасына салым билгеләүнең патент системасы буенча салым суммасын киметә ала.

Салым салуның патент системасына күчү өчен патент алуга бер гариза бирү дә җитә. Салым декларациясен тапшыру бурычы юк.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе шәхси эшмәкәрләр һәм һөнәри керемнәргә салым түләүчеләре

  • сыйфатында теркәлмәгән физик затларга 2022 елның 4 маена кадәр мөлкәтне арендага бирүдән 3-НДФЛ декларациясен тапшыру зарурлыгы турында искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев