Казаннан беренче төркем хаҗ кылырга китте
Яшәеш

Казаннан беренче төркем хаҗ кылырга китте

Аларны Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин озатты.

- Алдан 1200 квота бирелгән иде, соңыннан ул тагын 500 урынга арттырылды. Кешеләр ахырга кадәр килеп урын сорады, ә алар, кызганычка, калмаган иде. Европадан да, гомумән, дөнья буйлап теләүчеләр бик күп. 90нчы еллар белән чагыштырганда, хаҗга берәмтекләп, унарлап кеше бара иде, ә бүген һәр регионнан меңәрләп. Тәваф кылына торган урындагы мәчет берьюлы йөз мең кеше сыйдыра ала. Согуд Гарәпстаны хакимияте моңа әзерләнә», - дип сөйләде Камил хәзрәт журналистларга.
Яшел Үзәннән исә изге сәфәрдә 16 кеше хаҗ кыла.
Фото: Татар-информ

Нет комментариев