2026 елның ноябренә шәһәрдә торак бәясенең еллык аренда хакына нисбәтен күрсәтүче индекс 20,9 тәшкил иткән. Бу хакта «РБК Недвижимость» федераль күчемсез милек агентлыгы «Этажи» исәпләүләренә сылтама белән хәбәр итә.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова
Казанда мәйданы 37 квадрат метр булган бер бүлмәле фатирның уртача бәясе 8,2 миллион сум тәшкил итә. Ә шундый ук фатирны арендага алу аена 32,9 мең сумга төшә.
Казаннан тыш, торакны сатып алуга караганда арендага алу отышлырак булган шәһәрләр исемлегенә Санкт-Петербург (индекс — 20,8), Түбән Новгород (20,1) һәм Мәскәү (20) дә кергән. Бу шәһәрләрнең барысы да Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында фатир бәяләренең югары булуы белән аерылып тора.
Тикшеренү мәгълүматлары буенча, 2026 елның ноябренә икенчел торак базарында фатир сатып алу аны арендага алуга караганда Новосибирск һәм Красноярск шәһәрләрендә генә отышлырак. Тагын ун шәһәрдә сатып алу һәм аренда бәяләре нисбәте уртача дәрәҗәдә булган, шуңа күрә бу очракта бер вариантны икенчесеннән өстенрәк дип әйтеп булмый.

«Этажи» компаниясенең әйдәп баручы аналитигы Александр Иванов аңлатуынча, бу үзгәрешләр беренче чиратта аренда базарында тәкъдимнәр саны арту һәм фатир хуҗалары арасында көндәшлек көчәю белән бәйле. Нәтиҗәдә, аренда бәяләре төшә, ә икенчел торак базарында фатирлар кыйммәтләнүен дәвам итә.
Ярты ел элек Россиянең 16 миллионлы шәһәренең җидесендә фатир сатып алу аны арендага алуга караганда отышлырак булган. 2026 елның ноябренә андый шәһәрләр саны икегә генә калган.
Татар-информ
Нет комментариев