Казан икмәк-кондитер комбинатында тәүлегенә 20 тоннага кадәр тост икмәге җитештерә башладылар
Яшәеш

Казан икмәк-кондитер комбинатында тәүлегенә 20 тоннага кадәр тост икмәге җитештерә башладылар

Казандагы Икмәк-кондитер комбинатында тост икмәге җитештерү өчен яңа, югары дәрәҗәдә автоматлаштырылган линия эшли башлады. Ул тәүлегенә 20 тоннага кадәр продукция җитештерергә мөмкинлек бирә.

Шулай ук икмәкнең саклану вакыты да озайтылган. Бу Идел буе федераль округы төбәкләренә продукция җибәрү күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Яңа линия ярдәмендә җитештерүдә 32 эш урыны булдырылган. Яңартылган производство белән Казан мэры Илсур Метшин да танышкан.

«Инвестицияләр күләме — миллионлаган сум, әмма нәтиҗәсе моңа лаек: предприятие саклану вакыты озайтылган продукция чыгара башлады. Бу исә Идел буе федераль округының барлык базарларына юл ачты», — дип билгеләп үткән шәһәр башлыгы.

Яңа линия чимал әзерләү һәм камыр басудан алып, икмәк пешерү, кисү һәм төрүгә кадәр барлык этапларны үз эченә ала. Аның еллык җитештерү куәте — 7,2 мең тонна.

Вечерняя Казань


Нет комментариев