Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Кара Дельфин»да җәзасын үтәүче Илназ Галәвиев юкка чыккан

«Кара Дельфин»да җәзасын үтәүче Илназ Галәвиевнең әтисе улының юкка чыгуын белдерә

2021 елның маенда Казанның 175нче гимназиясендә канкойгыч сугыш оештырган, тугыз кешенең гомерен өзгән, «Кара дельфин» төзәтү колониясендә гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән Илназ Галәвиевнең әтисе улының ике ай инде элемтәгә чыкмавын һәм хатларга җавап бирмәвен белдерде. Бу хакта «МК» хәбәр итә.

Әтисенең сүзләренчә, улы белән соңгы очрашу 18 октябрьдә колониядә була. Очрашу дүрт сәгать дәвам итә, аның барышында әти белән улы даими рәвештә хатлар язышырга һәм шалтыратышырга килешә. Әмма шуннан бирле улының бер генә хәбәр дә булмый. Шуңа бәйле рәвештә ул хокук яклаучыларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

Исегезгә төшерәбез, эшкә нокта фаҗигагә ике ел булырга бер ай калганда куелган иде. 2023 елның 13 апрелендә Татарстан Югары суды Илназ Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте.

Явыз ниятле кеше күпләп үтерүдә, шартлаткыч җайланма ясауда һәм куллануда, шулай ук гимназия милкенә аңлы рәвештә зыян китерүдә гаепле дип таныла.

Гомерлеккә төрмәгә утыртудан тыш, Илназ Галәвиевка 200 000 сум штраф салына. Зыян күрүчеләрнең мораль зыянны компенсацияләү турындагы гражданлык дәгъвалары өлешчә 500 000 сумнан 3 млн сумга кадәр канәгатьләндерелгән, аларның гомуми суммасы 22 млн сумга җиткән.

Чыганак: ТНВ телеканалы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев