Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Изге эш» Иҗтимагый файдалы хәйрия фонды МХО зонасына гуманитар йөк җибәрде

Хезмәтегез өчен рәхмәтебез чиксез!

Кичә, 8 июль көнне, «Изге эш» («Добродело») Иҗтимагый файдалы хәйрия фонды МХО зонасындагы 139 штурм батальонының яраланган хәрби хезмәткәрләре соравы буенча (алар арасында күпчелеге Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән районы мобилизацияләнгән хәрби бурычларны үтәүчеләр), Светлодар хәрби госпиталенә медицина инструментлары һәм дарулары булган гуманитар йөкне җибәрде.

«Безнең гуманитар йөгебезгә барлыгы 258 295 мең сумга чыккан шәхси АППИ беренче ярдәм аптечкасы (база) - 25 шт., Нефопам - 20 уп., кайчы - 50 шт, Альбумин - 15 шт, бәйләү пакеты - 49 шт, бәйләү пакеты шәхси ИПП-1 - 150 шт., Алмагель А пак. - 20 уп, Магний сульфат - 15 шт. ампулада,  30 шт. дарулары,  цитофлавин р-р - 15 уп. кергән иде.

Гуманитар йөкне МХО зонасына илтү өчен волонтер, хәрби хезмәткәрнең тормыш иптәше – Кореницина Кристина Олеговна җавап бирә. Сәламәтлеген куркыныч астына куеп, яраланган МХО катнашучыларына йөкне илтергә алынганы өчен аңа чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Ханымга ярдәмгә ире Кореницын А.В. да килде. Хәзерге вакытта ул Казан хәрби госпиталендә дәвалана, аңа тәнендәге кыйпылчыкларын чыгару өчен операция ясаячаклар.

Сугышчыларга батырлык, кыюлыклары өчен ихластан рәхмәт белдерәбез. Без сезнең белән горурланабыз һәм барлык кыенлыкларны җиңеп чыгуыгызга ышанабыз. Хезмәтегез өчен рәхмәтебез чиксез! Уңышлар һәм үзегезне саклагыз!» – дип  белдерде  «Изге эш» («Добродело») Иҗтимагый файдалы хәйрия фонды директоры Шиһапов Ф.А.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев