Яшел Үзәндә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын урнаштыруның мөмкин булган урыннары турында билгеле булды
«Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме хөрмәтенә диварны тимер юл вокзалы территориясендә яки шәһәргә керү урынында горизонталь типтагы стела формасында урнаштырырга мөмкиннәр.
Тимер юл вокзалы комплексын реконструкцияләргә һәм территорияне яңартырга планлаштыралар. Җирле хакимият фикеренчә, стела бу урында гармонияле рәвештә кереп урнашачак. Пассажирлар аны күрү белән генә чикләнмичә, хезмәт батырлыгы шәһәренә килеп җитүләре турында белдерүне дә ишетә алачак.
Ләкин әлегә стела турында соңгы карар кабул ителмәгән. Аның урнашу урынын шәһәр халкы фикерен исәпкә алып сайлаячаклар. Шулай ук хакимият архитекторлар белән дә киңәшләшә. Стела эскизы да әлегә әзер түгел.
Исегезгә төшерәбез, Владимир Путин шәһәребезгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү турындагы указга 2025 елның 15нче гыйнварында кул куйган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев