Һөнәри бәйрәм алдыннан тантаналы чара узды.
Яшел Үзән муниципаль районында 49 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе һәм мәктәпкәчә төркемнәре булган 9 гомуми белем бирү оешмасы эшли. Балалар бакчаларына якынча 8 мең бала йөри.
Район башлыгы Михаил Афанасьев билгеләп үткәнчә, муниципаль районда мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә 1631 хезмәткәр эшли.
— Тәрбияче хезмәте аеруча кадерле һәм мөһим. Чөнки баланың тормышындагы беренче елларда аның киләчәк уңышлары өчен нигез салына, — дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.
Районда уңайлы белем бирү мохитен булдыруга һәм үстерүгә аерым игътибар бирелә. «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Октябрьский бистәсендә 260 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы төзелеше төгәлләнеп килә.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Нет комментариев