Яшел Үзәндә фатирда чыккан янгын вакытында зыян күргән ир-атны коткарганнар
Яшәеш

Яшел Үзәндә фатирда чыккан янгын вакытында зыян күргән ир-атны коткарганнар

101 номерына Украинская урамындагы 3нче йортның бер фатирында янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр килгән вакытта биш катлы күпфатирлы йортның өченче катындагы фатирда җиһазлар һәм көнкүреш әйберләре янып торган. Янгын мәйданы 6 квадрат метрны тәшкил иткән.

Янгын сүндерүчеләр махсус коткару битлеге ярдәмендә ут эчендә калган 55 яшьлек ир-атны коткарганнар.

Зыян күрүченең аякларында тән өслегенең 10 процентын биләгән II дәрәҗәдәге термик пешү җәрәхәтләре ачыкланган. Ир-ат Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсенә озатылган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан.

ГУ МЧС России по Республике Татарстан


#ЯшелҮзән #ЯшелҮзәнМедиа #Янгын #ЯнгынКуркынычсызлыгы #ГадәттәнТышХәл #ЯнгынСүндерүчеләр #УкраинскаяУрамы #ЯшелҮзәнЯңалыклары

Нет комментариев