Яшел Үзәндә 50+ эзләнүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узачак
Яшәеш

Яшел Үзәндә 50+ эзләнүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узачак

30 сентябрьдә сәгать 10:00дән 12:00гә кадәр Кадрлар үзәгендә Өлкән кеше көненә багышланган вакансияләр ярминкәсе узачак.

Ярминкәдә сез:

Эзләнүчеләр өчен:

  • эш бирүчеләргә хезмәт шартлары турында барлык кызыксындырган сорауларны бирә аласыз;
  • алдан әңгәмә үтә аласыз;
  • үзегезгә туры килгән вакансияне сайлый һәм яңа эшкә таба адым ясый аласыз.

Эш бирүчеләр өчен:

  • перспективалы кандидатлар белән таныша аласыз;
  • белгечләр сайлый аласыз;
  • квалификацияле персоналга ихтыяҗны яба аласыз.

Үткәрелү урыны: Яшел Үзән шәһәре, Татарстан урамы, 1нче йорт, Кадрлар үзәге (1нче кат).

Ярминкәдә барлык хезмәтләр бушлай күрсәтелә.

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев