Мизиново авылының Школьная урамы, 33нче ике гаилә яшәгән шәхси торак йортында янгын турында хәбәр килә..
Янып торган йорттан бер гаилә чыккан, икенче фатирда яшәүче ир-атны беркайда да күрмәгәннәр.
154 ПСЧның янгын сүндерү хезмәткәрләре килеп җиткәндә, түбә һәм чардак бүлмәсе, шулай ук бер катлы кирпеч торак йортның яртысын янгын камап алган була. Янгынны сүндерү барышында янгын сүндерүчеләр 1972 елда туган ир-атның гәүдәсен таба.
Янгын мәйданы 105 кв.м тәшкил итә.
Янгынның сәбәбе – электр җиһазларын урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен бозу.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе искә төшерә:
- электр челтәрләрен артык йөкләмәгез һәм иске үткәргечләрне вакытында алыштырыгыз;
- кабынган электр җиһазларын күзәтүсез калдырмагыз;
- эшләми торган электр җиһазларын кулланмагыз;
- торак йортта автоном янгын хәбәрчесе җиһазын урнаштырыгыз, янгын вакытында ул көчле сигнал белән куркыныч турында кисәтәчәк.
Иминлек бездән башлана!
Нет комментариев