Үрнәк гаиләләргә карап сокланам.
Бәхет бит ул бер ачылган тормыш дәфтәрен саклап, олылап алып бару. Әйе, төрлесе була, шуңа да тормыш дип атала инде ул. Ләкин балачак белән хушлашып, мулла каршысына никах укытырга дип килеп баскач - тормыш юлыңның иң мөһим адымын ясавыңны аңларга кирәк.
Никах ул - бер-берсен ошаткан җаннарның үз хисләрен җәмгыятькә белдерү, «Аллаһ кушканча яшәрбез» дип, бөтен кешелек алдында вәгъдә бирү. Аллаһ Тәгалә алдында биргән антларны сикәлтәле тормышта тотасы бик авыр шул. Дөньяда кызыктыргыч нәрсәләр бик күп, кайсы вакыт алданып та китәсең. Әмма вакытында акылыңа килеп өлгерергә кирәк.
Философик уйларымнан ерагаеп, сезне Норлат авылында яшәүче Миргалиевлар гаиләсе белән таныштырып узасым килә. Көндез эшләреннән арынмау сәбәпле Индираны төшке аштан соң үзләренең ашханәләрендә «тоттым».
- Индира, менә күп кенә кешеләр яратышып гаилә корып җибәрсәләр дә, вакыт узгач, мәхәббәт ул әкренләп ихтирамга әйләнә, диләр. Сез моның белән килешәсезме?
- Белмим, барлык кешеләр өчен дә җавап бирә алмыйм. Ләкин син әйткән сүзләрдә берникадәр өлеш дөреслек тә бар. Чынлыкта, мәхәббәттә ул ихтирам болай да күп урын алып тора. Яратып кына булмый бит ул. Бер-береңне аңлау, аны ишетү, килешү һәм тыңлау - үзе үк ихтирамның сыйфатлары бит. Ә инде үткән, бергә кулга-кул тотынышып уздырган еллар, әлбәттә, яратышып яшәгән кешеләрнең бер-берсенә ихтирамын көчәйтә генә.
- Индира, танышуыгыз ничек булды?
- Кызганычка танышу мизгелен хәтерләмим, чөнки безнең дуслык мәктәп елларыннан ук башланды. Икебездә авыл балалары булганлыктан бер-беребезне белеп үстек. Рамил белән без алты ел очраштык. Аннан гайре минем бер егетем дә булмады. Йөрешкәндә үк ул бик сабыр, акыллы, тәртипле егет иде. Бәлки, шул сыйфатлары белән ул мине яулап алганда инде.
- Һәм инде алты ел узганнан соң гаилә корырга булдыгызмы?
- Дөресен генә әйткәндә, мин бик көттем ул көнне. Әнием 20 яшендә кияүгә чыккан һәм минем өчен дә нәкъ шулай булырга тиеш дип уйлый идем. Аллаһ теләге белән апрель аенда миңа 20 яшь тулды һәм 18 августта туебыз булды.
- Һәм инде сез бер-бер артлы баһадир, берсеннән-берсе чибәр, акыллы малайлар бүләк иттегез дөньяга. Исемнәре дә гадәти түгел: Надир, Эмир һәм Инэль. Аңлатып китче аларның мәгънәви якларын. Бәлки, бу исемнәр берәр нәрсә белән бәйле?
- Надир белән Эмирның исемнәре ишетеп табылган булса, Инельны без бергәләп җыйдык дияргә була, чөнки И-Индира, Н-Надир, Э-Эмир, ль- Рамиль исеменең азагы. Менә шулай итеп Инэльны җыйдык.
Әңгәмәдәш - Айгөл Гафиятуллина.
Норлат
Тулырак - газетаның 43нче санында.
Нет комментариев