Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гүзәл Уразова гаиләсе туйга әзерләнә: «Бер атна вакыт калды»

Гүзәл Уразова шушы көннәрдә туй күлмәге сайлау белән мәшгуль.

Бу турыда ул социаль челтәрдә хәбәр итте.

Видеолардан күренгәнчә, ул әле бер, әле икенче туй күлмәген киеп бөтерелә. 41 яшен тутырган һәм 4 баласы булган анага ап-ак туй күлмәкләре бик тә килешә – Уразова чып-чын кәләш.

 

«Озын сүзнең кыскасы – 6 август Илдар белән өйләнешкәнгә 20 ел була, дуслар! Быел без яңадан туй уздырырга әзерләнәбез! Бер атна вакыт калды», – дип игълан итте җырчы тормышында кабатланачак матур мизгелен.

 

Чыганак һәм фото: Интертат: иң популяр татар сайты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев