Гөлнара Тимерҗанова беренче ире белән ни өчен аерылышкан?
Гөлнара Тимерҗанова белән интервьюдан өзек
– Иделнең әтисе, ягъни беренче ирең белән ни өчен аерылыштыгыз?
– Аерылышу инициаторы мин булдым. Көнләшүе тәмам алҗытты. Җырларга чакырсалар да яратмады. Өйдә яхшы хуҗабикә, игътибарлы әни, хатын һәм шул ук вакытта эстрадада уңышлы эшләп килүче артист булуымны теләде. Әмма алай булмый. Ул вакытта Иделгә 7 яшь иде. Аерылышыр алдыннан Идел яныбызга килеп ятты да: “Әти, хәзер син елыйсың, элек әни елый иде”, – дип әйтте. Улыбыз хакына яңадан кушылып карарга тәкъдим иттем. Яңа фатир алыйк, никахны яңартыйк, дидем. Ләкин ул: “Әгәр моны эшләсәм, үз-үземне хөрмәт итмәячәкмен”, – диде.
– Идел әтисе белән нинди мөнәсәбәттә?
– Идел минем белән яши, әтисе безгә килеп йөри. Баланың ике арада йөрүе дөрес күренеш түгел дип уйлыйм. Эш шунда: 6нчы сыйныфка барганда, Идел сүз тыңламый башлады. Әтисе тәкъдиме белән аны әтисенең өе янында ачылган яңа мәктәпкә урнаштырдык. Уку көннәрендә ул әтисендә, ял көннәрендә миндә яшәде. Әмма моңа ризалашып ялгыштым дип уйлыйм, чөнки бу күренеш баланың холкына начар йогынты ясады. Ничек кенә авыр булса да, Иделне үз янымда тотарга кирәк булган. Ә бәлки ир балага әти белән яшәү кирәк булгандыр. Мин йомшаграк булсам, әтисе аңа каты торды, Идел аның сүзеннән чыкмады. Бу хакта хәтта беренче иремнең сөяркәсе дә сөйләде.
– Аның сөяркәсе белән аралаштыңмы?
– Дөнья булгач, төрле хәлләр була икән. Ул хатынның (ә исеме шактый танылган аның), ире килеп: “Сезнең ирегез минем хатын белән йөри”, – дип елады. “Нишләтим соң, ул хәзер минем ирем түгел бит”, – дидем. Аннары да ул ярты еллап шалтыратты. Ул хатын белән бер чарада күзгә-күз очрашып аралашырга туры килде. Иренең миңа килүен бер дә хупламавын әйтте. Мин исә: “Ул бит сине ярата, үз вакытында балаң белән алган сине, ә син аннан китеп ялгышкансың”, – дидем.
Чыганак: Татар Эстрада
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев