«Эзләнүче» – иң бетлесе
Яшәеш

«Эзләнүче» – иң бетлесе

Бер карт оныгын зоопаркка алып барган.

– Әнә теге маймылларны күрәсеңме?
– Әйе.
– Әнә теге, әрле-бирле йөрүче һәм башка маймыллардан бет эзләүчесен күрәсеңме?
– Күрәм.
– Ул «эзләнүче» маймыл! Ул калганнарны бетле көтү дип саный һәм барысын да «чистартырга» маташа.
– Ә башкалары нәрсә?
– Бернәрсә дә түгел. Кай вакытта кашыналар. Яки кашынмыйлар.
– Ә «эзләнүче»не кем чистарта?
– Беркем дә чистартмый. Шуңа күрә ул – иң бетлесе...


Нет комментариев