Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Бу «Яшел Үзән» эшсезләре дә монда йөриме әле»

Искиткеч, матур чарада катнашып кайттык бит әле. Сүзем Урысбага авылында узган «Балык фестивале» хакында.

Әлеге бәйрәм инде бишенче ел узса да, үземнең беренче генә катнашуым. Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр абыйны да бик хөрмәт иткәнгә, бәйрәм көн, суык дип тормый, кайтып, әлеге чараны яктыртырга булдык. Тик күңелдә бер төер калды.

Кыяфәт алдакчы була диләр, биредә шул сүзләрнең 100 процент дөреслегенә ышандым. Мөлаем генә бер агайның «Бу «Яшел Үзән» эшсезләре дә монда йөриме әле» дигән сүзеннән авып китә яздым. Карап торышка бик шәп кешегә дә охшаган бит әле үзе, тик ... Гомеремдә «кесәгә сүз эзләп» керми идем, бу юлы «телсез» калдым.

Ничек кешене шулай рәнҗетергә, түбәнсетергә була икән ул? Әйтерсең лә, без ул абыйның өенә чакырусыз кайтып төшкән. Кешегә сүз әйткәнче мең кат уйлавың хәерлерәк шул. Тел бит ул сөяксез һәм юкка гына халкыбыз «җиде кат үлчә, бер кат кис» дип әйтмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев