Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөтендөнья сәламәтлек көне «Сәламәт бул!». Бөтенроссия акциясе бара

Бөтендөнья сәламәтлек көне 1948 елның 7 апреленнән билгеләп үтелә. Бу көнне Роспот ребнадзор сәламәтлекнең кеше тормышында бик мөһим булуын һәм күбесенчә яшәү рәвеше белән билгеләнүен искәртә.

Организмда булган үзгәрешләргә игътибар бирергә кирәк. Бигрәк тә язгы чорда көчсезләнгән организм инфекцияләргә еш дучар була һәм хроник авырулар кискенләшә. Шуңа күрә авыруларны профилактикалау һәм үз вакытында диагностикалау мөһим.

Нәтиҗәләр информатив һәм төгәл булсын өчен, сәламәт яшәү рәвешен сайларга, ә тикшеренүләр үткәргәндә катлаулы булмаган әзерлекне үтәргә кирәк. Физик йөкләнешләрдән, майлы яки кыздырылган ризыклардан, алко гольдән, тәмәке тартудан тыелып тору мөһим.

Сәламәтлегенә зарлары булмаган кеше ләр гә елына бер тапкыр профилактик тикшерү узу да җитә. Иң мөһиме, әгәр дә сезне нәрсә дә булса борчыса, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә һәм табиб белән киңәшләшергә кирәк. Мөстәкыйль диагностикага тотылган вакыт авыруны иртә стадиядә булдырмый калырга комачауларга мөмкин. Бөтендөнья сәламәтлек көне – үзегез һәм якыннарыгыз турында кайгырту өчен менә дигән форсат.

«Сәламәт бул!» Бөтенроссия акциясе 7 апрельдән башланды, 17 апрельгә кадәр Россиянең барлык төбәкләрендә мәктәп укучылары өчен сәламәт яшәү рәвешенә багышланган чаралар сериясе уза.

Мәктәп яшендә дөрес гадәтләрне үзләштерү алга таба тулы кыйммәтле, уңышлы шәхес формалаштыру өчен бик мөһим. Сәламәтлек көне кысаларында «Илкүләм приоритетлар» коммерция булмаган автоном оешма Роспот ребнадзор, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Учи.ру онлайн-платформасы белән бергә «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте ярдәмендә 1-9нчы сыйныф укучылары өчен сәламәт яшәү рәвеше буенча дәресләр башлап җибәрә.

Уку программалары Роспотребнадзор экспертлары катнашында эшләнгән. Дәреснең максаты – укучыларда сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыру.
Бу башлангычка сез дә кушыла аласыз һәм мондый дәресне һәр укытучы үткәрә ала. Аның өчен zdorov.uchi.ru сайтында яки Учи.ру платформасында укытучыларның шәхси кабинетларында бушлай материаллар һәм инструкция алырга кирәк. Сыйныф сәгатендә катнашкан барлык укытучылар да рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев