Яшәеш
Безнең бабай танк гаскәрләрендә хезмәт иткән
Сугыш бетеп ничәмә-ничә ел узса да, күп буыннар бер-берсен алыштырса да, әтиләрнең һәм бабайларның батырлыгы онытылмый.
Бертуган абыйлы- энеле Ибраһим һәм Рамазан Мөхәммәтовлар да бабалары - Абдулла Мөхәммәтҗановның сугыштан җиңү яулап исән-сау әйләнеп кайтуы, данлыклы хезмәт юлы узуы белән бик горурлана.
- Безнең бабаебыз - дәү әтиебезнең әтисе Бөек Җиңүне Берлинда каршы алган. Ул сугышка 18 яшендә китеп 23 яшендә әйләнеп кайткан. Танк гаскәрләрендә хезмәт иткән. 3 тапкыр яраланган булган. Сугыштан ул өлкән лейтенант булып кайтса, тыныч вакытта Эчке эшләр органнарында хезмәт итеп, полковник дәрәҗәсенә җиткән, - дип сөйли алар. - Кызганыч, хәзер ул исән түгел инде, 1986 елда вафат булган. Әмма без аның батырлыгын онытмыйбыз.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев