5нче гимназия мәйданчыкларында әти-әниләр һәм балалар көч сынашты: отжимание, тартылу, эстафета, йөгерү һәм сыгылмалылык буенча күнегүләр башкардылар. Һәр командада бердәмлек, үзара ярдәм һәм җиңүгә омтылыш хөкем сөрде.
Иң мөһиме — бу көнне секундлар һәм нәтиҗәләр генә түгел, ә балаларның шат елмаюлары, әти-әниләрнең горур карашлары да күңелдә калды.
Чараны оештыручыларга һәм катнашкан барлык гаиләләргә рәхмәт! Спорт берләштерә, сәламәт яшәү рәвешенә илһамландыра!
ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов
Нет комментариев