Әтиләр дә бала карый: ял рәсмиләштерүчеләр арта
Яшәеш

Әтиләр дә бала карый: ял рәсмиләштерүчеләр арта

Татарстанда һәр сигезенче әти (12,5%) бала карау буенча ял рәсмиләштергән. Бу хакта Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин белдерде.

Бүген бала карау ялын әни генә түгел, әти, әби-бабай яки башка туганнар да ала ала. Моның өчен эш бирүчегә гариза язу житә. Эш бирүче өч көн эчендә документларны Социаль фондка тапшыра, 10 көннән соң пособие билгеләнә. Түләү бала 1,5 яшькә җиткәнче дәвам итә.

2026 елда пособиенең минималь күләме – аена 10 837 сум, максимум – 83 021 сум.

МӨҺИМ ЯҢАЛЫКЛАР:

  • 2024 елдан әти бала карау ялыннан чыгып, тулы көн эшли ала – пособие саклана.
  • 2026 елның 1 гыйнварыннан баланы карау чоры иминият стажына исәпләнә.
  • Игезәкләр туса, ике ата-ана да берьюлы ялга китә ала.

«Бүген әтиләр ешрак балалары турында кайгыртуны үз өстенә ала. Бу нормаль практика, һәм дәүләт мондый гаиләләргә ярдәм итә», – диде Эдуард Вафин.

Татарстанда инде 1,5 меңгә якын әти бу мөмкинлектән файдаланган.

Тулырак мәгълүмат СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдә. Сораулар буенча 8-800-100-0001 но мерына шалтыратырга була (тәүлек буе, бушлай).


Нет комментариев