Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ашыгыч ярдәм» машинасында хастаханәгә барганда, пациент фельдшерны үтергән

35 яшьлек Александрның 2 баласы һәм хатыны калган.

Иркутск өлкәсендә исерек пациент «ашыгыч ярдәм» машинасында хастаханәгә барган чакта фельдшерны үтергән.

Улькан бистәсендә яшәүче 35 яшьлек Александр 22 ноябрьгә каршы төндә эштә һәлак була. Тикшерү версиясе буенча, аны пациент ир-ат үтерә. «Ашыгыч ярдәм» бригадасы чакыру буенча бара һәм 53 яшьлек ир-атны хастаханәгә алып китә. Бу кеше Казачинско-Ленский районында вахта белән эшли. Ул исерек була, агрессив кылана. Хастаханәгә барганда талаш чыга. Ярсыган вахтовик фельдшерның күкрәгенә пычак кадый һәм машина йөртүчегә дә яный башлый. Йөртүче качып котыла ала. Һөҗүм итүче ир-ат исә качып китә.

Яраланган Александрны узып баручы машина белән хастаханәгә илтәргә маташалар, ләкин ул үлә.

Фаҗигага кадәр генә Александр юбилеен бәйрәм иткән. Өйдә аны хатыны белән 2 баласы көтә.

«Эшләгән чорда ул үзен җаваплы, башкаручан хезмәткәр итеп күрсәтте. Александр Вячеславович пациентларга игътибарлы булды, ситуациягә кагылышлы файдалы киңәшләрен бирә иде. Аны хезмәттәшләре дә, пациентлар да яратты», – ди җитәкчеләре.

Җинаятьтә шикләнелүче тоткарланган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев