Әнвәр Нургалиев өстеннән гариза язганнар
Яшәеш

Әнвәр Нургалиев өстеннән гариза язганнар

«Мин бер генә нәрсәне әйтәм: суд хөкем чыгарды»

Аның өстеннән инде өченче тапкыр яла ягу һәм намусны пычрату турында гариза биргәннәр.

Хокук саклау органнарына мөрәҗәгатьне Вадим Латыйповның хатыны язган, Латыйповның гаебе белән коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә җырчының сеңлесе Диана Сәфәрова һәлак булган иде. Исегезгә төшерәбез, суд карары буенча ир хәзер колониядә җәза срогы үтә. Ул 7 ел утырачак.

Гариза өчен сәбәп Әнвәр Нургалиевның интервьюсы булган, анда ул Латыйповны куркак һәм җинаятьче дип атаган. Җырчы үзе аңлатканча, ул үзенең шәхси фикерен әйткән.

«Мин бер генә нәрсәне әйтәм: суд хөкем чыгарды, ул гаепле дип табылды. Һәм шуның белән бетте», — ди ул.

Татар тудей


Нет комментариев