52 яшьлек яшел үзәнленең эш урынында револьверга охшаш әйбер табып алынган
Яшәеш

52 яшьлек яшел үзәнленең эш урынында револьверга охшаш әйбер табып алынган

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 17 җинаять теркәлгән.

Шуларның 13е – шәһәрдә, 4есе районда булган. 12 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 7 урлау, 2 мошенниклык, 2 тапкыр корал табу очрагы, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 җинаять теркәлгән.

Королев урамының 26нчы йортында урнашкан оешмада 52 яшьлек ирнең эш урынында револьверга охшаш әйбер табып алынган. Ул аны урамда таптым дип акланган.

36 яшьлек ирнең яшәү урынында шкафтан 66 грамм шартлаткыч матдә – төтенсез нитроцеллюлоз дары табып алганнар.

М-7 юлының 750нче чакрымында наркоконтроль хезмәткәрләре Казанда яшәүче 31 яшьлек хатын-кызның сумкасыннан синтетик наркотик матдә салынган пакет табып алган.

Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең электрон почтасына, шартлаткыч җайланма куелуы, турында ялган хәбәр килгән.


Нет комментариев