Рецепт.
Кирәкле ингредиентлар:
- 5 кг помидор
- 1 кг яшел каты алма
- 1 кг суган
- 1 кг кишер
- 1 кг болгар борычы
- 300 гр сарымсак
- 0,5 стакан шикәр комы
- 3 чәй кашыгы кызыл борыч
- 2 аш кашыгы тоз
- 0,5 стакан уксус 9%
- 300 гр көнбагыш мае
Эш тәртибе:
- Помидор, яшел каты алма, суган, кишер, болгар борычын иттарткычтан чыгарабыз.
- Зур кәстрүлдә барысын да болгатабыз һәм кайнатырга куябыз.
- Кайнау дәверендә шикәр комы, тоз, кызыл борыч, көнбагыш маен салабыз. Кайнау вакыты 90 минут.
- Иттарткычтан сарымсакны чыгарабыз.
- Сүндерергә 7-8 минут кала сарымсак һәм уксус салабыз. Яхшылап болгатабыз.
- Стерилизовать ителгән банкаларга тутырабыз һәм капкачларын әйбәтләп ябып, әйләндереп, одеялга төреп куябыз!
Тәмле булсын!
Рецепт һәм фото авторы Ландыш Шәрифуллина
Нет комментариев