Табиблар, шәфкать туташлары һәм башка хезмәткәрләр йөгерде, сикерде, тартылды һәм көч сынашты. Алар сәламәт яшәү рәвешен сүз белән генә түгел, шәхси үрнәкләре белән дә күрсәтте.
Алтын, көмеш яки бронза билге алу — мөһим, әмма иң мөһиме — үзеңне җиңү, актив булу һәм сәламәтлекне ныгыту!
3нче поликлиника коллективына спорттагы яңа җиңүләр, нык сәламәтлек һәм бетмәс энергия телибез!
- Так держать! Сәламәт булыйк, актив булыйк, – дип яза ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов.
Нет комментариев