Хушлашу мәрасиме 16 сентябрьдә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узачак, дип хәбәр итте Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.
Мәрхүм белән саубуллашу 10:00дә башланачак. Соңыннан Эдуард Даниловны Арча зиратында җирлиячәкләр.
«Главтатдортранс» җитәкчесенең вафат булуы турында 15 сентябрьдә билгеле булды. Ул 54 яшендә иде.
Эдуард Данилов «Главтатдортранс» ДКУны 2013 елның февраленнән җитәкләде. Аннан алда, 2011-2013 елларда, ул Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары вазифасын биләде.
Данилов Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, Россиянең мактаулы юлчысы иде. Эш елларында ул республиканың юл инфраструктурасын үстерүгә зур өлеш кертте.
Нет комментариев