ЮХИДИ
-
Салмышларга бозлавык киртә түгел
Кыш көне юлларда бозлавык, гадәттән тыш хәлләр чыгарга гына тора. Шуңа күрә руль артында бик игътибарлы булырга кирәк.
-
18 декабрьдә Яшел Үзәндә төнлә янгында ике кеше һәлак булды
Татарстан урамы буенча 20нче номерлы йортта төнге сәгать икеләр тирәсендә янгын чыкты.
-
Татарстанның тагын өч кешесе вакцинация турында ялган сертификатлар сатканда тотылган
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе һәм ПК хезмәткәрләре коронавирустан вакциналаштыру турында ялган сертификатлар ясатып, ришвәт алуда арадашчылык очракларын ачыклаган.
-
Прокурор күрсәтмәсеннән соң түләгәннәр
Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы хезмәт законнарын бозу очракларын ачыклаган.
-
Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре автомобиль салоныннан смартфон урлауда шикләнелүчене тоткарлаган
Яшел Үзән шәһәрендә ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре 19 яшьлек егетне торак йорты янында булган «ГАЗель» кечкенә тоннажлы йөк машинасы салоныннан смартфон урлауда шикләнеп тоткарлаган.
-
Яшел Үзәндә исерек килеш руль артына утырган 25 яшьлек машина йөртүчене хөкем итәчәкләр
Ир-ат Васильево бистәсендә Ленин урамында урнашкан 23нче йорт янында ВАЗ-2106 автомобилендә юл-патруль хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.
-
Машинасында суррогат хәмер табылган
1 декабрьдә иртәнге уннар тирәсендә Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре «Йошкар-Ола – Яшел Үзән» автомобиль юлының 115нче чакрымында Осиново авылында яшәүче 20 яшьлек ир-егет йөртүендәге «Лада Калина» автомашинасын туктата.
-
Эчкән килеш юлга чыгу – җинаять
Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре спиртлы эчемлек кулланып транспорт чарасы руле артына утырып чыгучыларны ачыклау өчен махсус рейдларга чыга.
-
Яшел Үзәндә балконда киндер үстергән 34 яшьлек ир-атны хөкем иттеләр
Судта расланганча, 2021 елның 15 июленә кадәр хөкем ителүче интернет аша киндер орлыкларын сатып алган, аларны Яшел Үзән шәһәрендәге үз фатирында балконда җиһазландырылган парникта утырткан. Үсемлекләрнең бер өлешен ул җыйган һәм киптергән.
-
Нәфесен тыя алмаучыларга колониягә юл ачык
Яшел Үзәндә 39 яшьлек рецидивист кесә телефонын урлаган өчен реаль срок алган.
-
Кыңгыр гамәл сизелми калмый
Яшел Үзәндә 45 яшьлек хатын-кыз эшкә яраксызлык кәгазен сатып алган һәм кулланган өчен хөкем ителгән.
-
Яшел Үзәндә оперативниклар шугалак урлауда шикләнелүчене тоткарлаган
Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районының кизү бүлегенә Казан шәһәрендә яшәүче 56 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Зыян 600 мең сум тәшкил иткән.
-
Егетлегеңне исбатларга бер ел җитә
Яшел Үзәндә яшәүче 24 яшьлек ир хәрби хезмәттән качып йөргән өчен хөкем ителгән.
-
Казан мәктәбендә күпләп кешеләрне үтергән егеткә ахыргы гаеп белдергәннәр
Тикшерү комитеты Казан мәктәбендә атучы Галәвиевкә ахыргы гаеп белдергән.
-
ТРда яшәүче өч кеше ялган сертификатлар сатуда акча эшләгән, җинаять эше кузгатылган
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре ачыклаганча, агымдагы елның ноябрь аенда республиканың өч кешесе коронавирустан вакцинация үткәрү турында өч «сатып алучыга» сертификатлар биргән өчен 37,5 мең сум күләмендә ришвәт тапшыруда арадашчы булган.