Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Сораулар күп – җавап бер: иң мөһиме куркынычсызлык

Яңа уку елы алдыннан юлларда балалар куркынычсызлыгына бәйле сораулар күп туа.

Шуларның берсе – балаларны мәктәпкә алып бару һәм кайтару.

Яшел Үзәндә барлыгы 18 мәктәп автобусы теркәлгән. Әлеге транспорт чараларының техник торышы, аларда куркынычсызлык каешлары булу, автобусларның тахографлар, ГЛОНАСС спутник сис­темасы белән җиһазландырылуы, тормоз системасының, тышкы яктылык приборларының төзеклеге, шина протекторының тузганлыгы һәм балаларны йөртү куркынычсызлыгы бәйле булган башка техник параметрлар ЮХИДИ хезмәткәрләренең махсус контролендә тора. Шулай да, бу тикшерүне формаль дип атап булмый: транспортның салоны да, капот асты да тикшерелә. Аның барышында кечкенә генә җитешсезлекләр ачыкланса да, алар урында ук бетерелә.
«АвтоТранс» ҖЧҖ директоры Андрей Чикин сүзләренчә, соңгы елларда мәктәп автобусларына таләпләр кырысланды, шуңа да карамастан, районның барлык мәктәп автобуслары паркы тулысынча төзек һәм яшь пассажирларны куркынычсыз йөртү өчен әзер. әлеге автобусларны йөртүчеләр белән инструктажны Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе полиция подполковнигы Рамил Идиятуллин үткәрде. Ул балаларны имин йөртү буенча киңәшләр бирде һәм машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен тагын бер кат искәртте.


Шул ук вакытта, Дәүләт автоинспекциясе билгеләп үткәнчә, «АвтоТранс» ҖЧҖ оешмасы үзәкләштерелгән рәвештә Зеленодольск муниципаль ра­йо­ны территориясендә мәктәп автобус­лары хәрәкәтен оештыруга бик намуслы һәм җавап­лы карый һәм бу мәктәп автобусларында уку урыннарына барганда һәм кайт­канда җәрәхәтләр алу куркынычын булдырмас­ка мөмкинлек бирә. Очрашу ахырында мәктәп автобуслары йөртүчеләренә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесеннән бас­ма һәм сувенир продукциясе бирелде.

Зөлфия Шакирова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев