Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Сак бул, юлда исерек

Тотылачагыгызны белеп торыгыз

Юлларда курыкмыйча һәм башкаларны да куркытмыйча йөрү өчен машина йөртүчеләргә беренче чиратта айнык булырга кирәк. Әмма бу кагыйдәне онытучылар да табыла.

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре чираттагы тикшерү барышында шикләнеп,Р.Ф. Юнысов йөртүендәге автомобильне туктата. Алар автомобиль хуҗасына медицина тикшеренүе ясарга тәкъдим итә. Нәтиҗәсе ике як өчен файдалы булмый. Автоинспекторлар исереклеге исбатланган йөртүчегә беркетмә төзеп, аны җәмәгать судына җибәрә. Суд гаеп­ләнүчене 1 ел 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә һәм 30 мең сум штраф сала.
Хәзер бу кешегә чыгарылган карарны бернигә карамастан үтәргә туры киләчәк. Эчеп юлга чыкмагыз, хөрмәтле автомобильчеләр. Тотылачагыгызны онытмагыз!

Яшел Үзән муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев