Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Икенче тапкыр тотылганнар

Сак бул, юлда исерек!

Исерткеч эчемлек кулланганнан соң автомобиле руле артына утырып чыгучылар турында һаман язып тору түгел, ишетү дә бик гаҗәпләндерә. Үзләре турында түгел, башкалар куркынычсызлыгы хакында онытмасыннар иде дә...

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре исерек автомобильчеләрне ачыклау максаты белән рейдларны даими уздыра. Әмма шуны белә торып юлга чыгучылар җитәрлек. Шундый планлы тикшерү барышында берничәсе шикләнеп туктатыла.

Тоткарланган Р.П.Михайлов һәм шулай ук Р.Р.Арипов автоинспекторлар статистикасын «тулыландыручылардан» булып чыга. Икесенең дә аек булмавын тикшерүләр аермачык күрсәтә. Өстәвенә, боларның икесенең дә элек РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча җәлеп ителгәннәре булган. Әлбәттә, җәмәгать суды бу исерек килеш автомобиль йөртүчеләргә карата үз вердиктын чыгара. Икесе дә 1 ел 7 ай дәвамында машиналарын йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәннәр, 30 мең сум күләмендә штраф та түлиячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев