ЮХИДИ
-
Бер атна эчендә 7 машина йөртүче исерек килеш тотылган
Бер атна эчендә 29 юл-транспорт очрагы теркәлгән.
-
Үзләре гаепле, беркем дә аларның авызына аракы салып юлга чыгарып җибәрмәгәндер
«Сак йөрегез, сак йөрегез!» – дип кабатлап торулар стенага борчак аткан кебек кенә кайвакыт.
-
Үзләре сайлаган җәза: яшел үзәнлеләр автомобильләрен йөртүгә хокукларыннан мәхрүм ителгән
Юллар хаталарны кичерми дип, ничә тапкыр кисәтсәң дә, бу хакта онытучылар һәрдаим очрап тора.
-
Балаларны «куркыныч» уенчыклардан саклагыз
Юл хәрәкәте иминлеге җәй көне актуаль тема булып кала. Җәен юлларда автомобильчеләр дә һәм шул ук вакытта ике тәгәрмәчле транспорт чараларын яратучылар активлаша.
-
Гамәлләренә күрә җәзасы
Әгәр дә юлларда исерек хәлдәге йөртүчеләр була икән, бу бик куркыныч.
-
Үзебезгә үзебез чокыр казымасак иде
Автоинспекторларның юлларда алкогольле эчемлек кулланганнан соң транспорт чарасы руле артына утырып чыгучыларны тикшерүләре даими уздырылуына карамастан, очраклар теркәлеп тора. Әле ярый тикшерәләр, алайса кемнәр белән ниләр генә булып бетмәс иде.
-
Эчү – кайсы яктан карасаң да файдалы түгел
Салмыш автомобильчеләр юлларда иң куркынычы.
-
Дөнья түгәрәк: эчәсең һәм эләгәсең
Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре салмыш автомобильчеләрне тоткарлау максатыннан чыгып, планлы тикшерүләрне даими уздыра. Әмма машина йөртүчеләр генә аларның кармагына эләгү куркынычы турында онытып җибәрә. Кызганыч.
-
Зөя утравындагы юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 21 яшьлек егет үлгән
2008 елда туган кыз төрле җәрәхәтләр белән Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә китерелгән.
-
Яшел Үзән районы ЮХИДИ хезмәткәрләре автомәктәп укучылары белән очрашу үткәрде
«Иҗтимагый совет белән каникуллар» бөтенроссия акциясе кысаларында армия, авиация һәм флот ирекле җәмгыятенең (ДОСААФ) җирле оешмасында автомәктәп укучылары белән профилактик чара узды.
-
Яшел Үзән Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
Ел саен 3 июльдә Россиядә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме - Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ көне, яки Россия юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспециясе көне билгеләп үтелә.
-
Автомобиль турында онытырга туры килмәгәе...
Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юлларда планлы тикшерүләрне дәвам итә. Тикшермичә дә булмый, чөнки салмыш автомобильчеләр даими тоткарланып тора. Араларында кабаттан эләгүчеләре дә булмый түгел, була.
-
Алкоголь китергән чыгымнарны санап бетерерлек түгел
Алкогольле эчемлек куллануда машина йөртүчеләр кимен куймый. Аларны әледән-әле автоинспекторлар тоткарлап тора. Ни өчен эчкән килеш юлга чыгалардыр, менә монысы гаҗәп. Күбесе чыгу белән тотыла да бит инде. Ярый әле тотылалар, чөнки фаҗига-мазар ясарга да мөмкиннәр.
-
Узган атнада Яшел Үзәндә 102 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган
1 юл-транспорт фаҗигасендә 1 кеше зыян күргән. 6 машина йөртүче исерек килеш тотылган.
-
31 майда Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре район территориясендә «Каршы як полоса» чарасын уздырды
«Каршы як полоса» 26 автомобильчегә беркетмә төзелгән