Яшел Үзәндә 15 яшьлек самокатчыны бәрдергәннәр
29 июнь – 5 июльдә 132 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Шуларның 34ендә матди зыян китерелгән. 1 очракта 2 кеше имгәнгән. 8 машина йөртүче исерек килеш тотылган.
К.Маркс урамындагы 56нчы йорт янында, якынча мәгълүматларга караганда, «Хундай Солярис» автомобилен йөртүче 33 яшьлек ир, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозып, 15 яшьлек яшүсмер самокатчыны бәрдергән. Самокатчы да юл хәрәкәте кагыйдәсен бозып барган булган. Нәтиҗәдә, аны төрле җәрәхәтләр белән госпитализацияләгәннәр. Ә самокат пассажиры – 36 яшьлек ирнең баш мие җәрәхәтләнгән, кулбаш сөяге сынган. Аны да хастаханәгә алып киткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев