Кырмыска да күп кенә бакчачыларның үзәгенә үткән бөҗәк
Уңдырышлы бакча

Кырмыска да күп кенә бакчачыларның үзәгенә үткән бөҗәк

Җимеш бирүче агачларны бетләтеп, аларны авыруга сабыштыра. Юлларын ничек киртәләргә соң ул “эшмәкәрләр”нең?

  • 10 л суда 400 г дегет сабынын эретергә. Шуңа 2 аш кашыгы карбол кислотасы һәм 10 аш кашыгы керосин кушып әйбәтләп болгатырга. Әлеге кушылма белән кырмыска күчләрен һәм бу бөҗәкләр күренгән барлык агачларны яхшылап коендырырга кирәк. 2 - 3 тапкыр шулай эшләгәннән соң, аларның сезнең бакчада эзе дә булмаячак.
  • Теплицагызга ияләнгән кырмыскалардан, барлык ярыкларны һәм алар керә торган тишекләрне формалин эремәсе (1:10) белән сиптереп 2 тапкыр эшкәртеп, котылырга була.
  • Татлы җимеш бирә торган агачларның кәүсәләрен җир өстеннән боҗралап дегет белән буярга кирәк. Кырмыскалар килмәс.

Нет комментариев