Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уңдырышлы бакча

Эх, шул авыл мунчасы... Тиздән себерке җыяр вакыт җитә

Әмма мунча керүне себеркедән башка күз алдына да китереп булмый.

Себеркеле мунчаның файдасы да күбрәк: ул кызуны куа, тәнгә массаж ясый, аның суы да сихәт бирә.

Халыкта «Питрау җитте - җәй бетте» дигән сынамыш яши. Җәйнең кыл уртасына туры килгән Питрауга кадәр мунча себеркесе җыярга кирәк, диләр. Питрауны керәшеннәр 12 июльдә бәйрәм итә. Бу көннән көзгә авышкан табигатьтә үзгәрешләр күзәтелә башлый, нәкъ көн уртасында кошлар сайраудан туктый. Мунча себеркесе ул даруга тиң. Себеркегә дару үләннәре, бөтнек, карлыган, сары һәм зәңгәр мәтрүшкә, әрем, ак чыршы ботаклары да кушсаң, андый себерке аеруча хуш исле була, суының файдасы турында әйтеп тә торасы юк.

Имәннең киң яфраклары чабынганда мамык кебек йомшак, пар куарга да уңайлы.

Ак чыршы - иң хуш исле ылыслы агач. Ул матдәләр алмашын яхшырта, көч өсти, яшәртә. Чәнечкеле ылыслардан куркасы юк, 10-20 минут кайнар суда торгач йомшара.

Себеркеләрне зур һәм куе итмәскә кирәк, чөнки мунчада кайнар суга салып пешекләгәч болай да авырая. Ә менә яфраклары коелмасын өчен пешекләгәнче себеркене бераз салкын суда тоту яхшы.

Себеркене бәйләгәндә калынрак ботакларны - эчтә, ә нәзегрәкләрен кырыйда калдыралар. Себерке киптерүнең дә үз җае бар: беренче чиратта, җиләс урын таләп ителә. Тигез кипсен өчен, гадәттә, себеркеләрне элеп куялар, ләкин җилпәзә рәвешендә булуын теләсәң, идәнгә яткырып, даими әйләндереп торып киптерергә туры киләчәк.

Кипкән себеркене караңгы урында саклыйлар, араларына печән кыстырсаң да ярый. Себеркегә кояш нурлары төшмәскә тиеш, алайса яфраклары шунда ук саргаеп коелачак.

Мунча себеркесен вакытында җыйсаң, аны ике ел сакларга мөмкин.

«Каен себеркесе хан кызын терелткән». Каен себеркесе - мускуллар, буыннар авыруыннан ярдәм итә, яраларны төзәтә, бронхларны, тәнне чистарта.
Каен себеркесе суы чәчләрне ныгыта, баштагы кавыкны бетерә;

Имән - тән тиресенә файдалы, кан басымы югары булган кешеләргә аны төшерергә булыша;

Миләш - кан басымы түбән кешеләргә файдалы, артериаль басымны күтәрә;

Карлыган - хуш исле, анда витаминнар күп, тән тиресенә файдалы;

Чия - хатын-кыз һәм ир-атларның гормоннар эшчәнлеген яхшырта;

Юкә - баш авыртуын баса, тынычландыра;

Артыш - микробларга каршы көрәштә ярдәм итә, авыртуны баса;

Эвкалипт - салкын тию, радикулит, невралгия, имгәнүләрдән булыша;

Ак чыршы - нервыларны тынычландыра, буыннар сызлаудан ярдәм итә.

Парларыгыз җиңел булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев