Мин, һичшиксез, беләм
Татарстанда яшәп, «Мин татарча сөйләшәм, ә син сөйләшәсеңме?!» дип оран салу татар теле дәүләт теле булган илдә миңа, шәхсән, үземә, мәзәгрәк тоелса да, аның мин аңлап бетермәгән тәрбияви яклары бихисап булырга тиеш. Югыйсә, бөтен республика мәгариф учреждениеләре, ду кубып, әлеге акциядә катнашмас иде. «Яшел Үзән» редакциясенә чыр-чу килеп, берьюлы 30га...
Татарстанда яшәп, «Мин татарча сөйләшәм, ә син сөйләшәсеңме?!» дип оран салу татар теле дәүләт теле булган илдә миңа, шәхсән, үземә, мәзәгрәк тоелса да, аның мин аңлап бетермәгән тәрбияви яклары бихисап булырга тиеш. Югыйсә, бөтен республика мәгариф учреждениеләре, ду кубып, әлеге акциядә катнашмас иде.
«Яшел Үзән» редакциясенә чыр-чу килеп, берьюлы 30га якын бала килеп кергәч, бераз аптырап та калдык. Бактың исә, болар 5нче гимназиянең «Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә катнашучы IV А сыйныф укучылары икән. Алар укытучы апалары Фәридә Галиуллина белән бергә якын-тирә учреждениеләрдә булып, апа-абыйларына татар телен белүнең кирәклеген аңлатырга тырышкан һәм хәтта белмәүчеләрне татар теленең иң матур сүзләрен өйрәткән, русча-татарча белешмәлек тараткан. Юл уңаенда безгә дә кереп чыгарга булганнар. Өйләренә килүче «Яшел Үзән»нең кайда эшләнгәнлеген үз күзләре белән күреп, журналист апа-абыйлары белән сөйләштеләр. Әле оятка да кала яздык. «Татарча шигырь беләсезме, сөйләп күрсәтегез әле!» - ди берсе. Мәктәп елларында ятлаган Тукай шигырьләре ярдәмгә килде. Шигырьләр дә сөйләдек, туган тел турында яңа җырлар да башкардык, кыскасы, ике як өчен дә файдалы булды бу очрашу.
Әйе, мин татарча сөйләшәм һәм үземнең татар булуым белән горурланам. Безнең һәркайсыбыз шулай. Татар һәм рус телләрен республикада яшәүче һәр кеше белергә тиеш.
Гүзәл Минһаҗева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев