Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зөя кала-утравы туристларны кабул итәргә әзер булырга тиеш

Бүген Зөя утрау-шәһәрчегендә ике проблема бар - берсе юлларны төзекләндерү һәм 2012 елда туристлык сезонына әзер булмау. Бу хакта Зөя утрау-шәһәрчегенә эш сәфәрендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде. Илдар Халиков белән Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрчегендә 3 объектны карады. Илдар Халиков сүзләренә караганда, бер генә төбәк тә Татарстан кебек һәйкәлләр төзелешенә...

Бүген Зөя утрау-шәһәрчегендә ике проблема бар - берсе юлларны төзекләндерү һәм 2012 елда туристлык сезонына әзер булмау. Бу хакта Зөя утрау-шәһәрчегенә эш сәфәрендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде. Илдар Халиков белән Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрчегендә 3 объектны карады.

Илдар Халиков сүзләренә караганда, бер генә төбәк тә Татарстан кебек һәйкәлләр төзелешенә һәм төзекләндерүгә зур акчалар юнәлдерми, шуңа күрә бөтен эшләрне дә үз вакытында һәм сыйфатлы башкару мөмкинлеге бар. Шулай ук ТР Премьер-министры барлык объектларны, федераль юллардан объектка кадәрге күрсәткечләр системасын, шулай ук объект эчендә дә күрсәткечләр булдырып, Зөя картасын ясау зарур дип белдерде. «Туристлар утрау-шәһәрчеге территориясендә кайда һәм нинди объект урнашуын белергә тиеш. Туристлар сезоны башлануга 1,5 ай вакыт калды. Бу вакыт эчендә барлык эшләрне дә төгәлләү мөһим», - дип билгеләп үтте И.Халиков.
ТР Дәүләт киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев бу сезонда иң төп бурыч - утрауны төзекләндерү, чөнки йөк машиналары белән башкарыла торган төп эшләр төгәлләнде, диде. «Утрауны төзекләндермичә Зөядә башкарылган зур эшләр күренмәячәк. Соңгы 2 елда «Яңарыш» фонды һәм хәйрияче оешмалар белән биредә, хәзер үк матур булсын өчен, күп эшләр башкарылды. Мондый шартларда туристларны кабул итә башларга мөмкин, әмма яхшы юллар һәм тротуарлар кирәк», - диде Минтимер Шәймиев.
2011 елның 3 апрелендә ТР Президенты Дәүләт торак фонды белән ТР Яшел Үзән администрациясе каршына куйган бурычның үтәлүе канәгатьләнерлек түгел, дип атады ТР Премьер-министры. «Бу бурыч куелуга 367 көн узган. Әлбәттә, кайбер йөкләмәләр үтәлгән, алар өчен рәхмәт. Әмма яңа туристлык сезоны башлана, ә килгән туристлар башта иске җимерелгән йортларны күрәчәк, ә аннары гына калган эшләрне. Алай булырга тиеш түгел», - дип белдерде ТР Премьер-министры.
Илдар Халиков көн үзәгенә кергән мәсьәләләр буларак биналарны вакытында файдалануга тапшыру, баланска яңа объектлар алган оешмаларның коммуналь хезмәтләргә киткән чыгымнарын исәпләү, бу объектларның тулы эшен оештыру кебек төп мәсьәләләрне атады. «Без бөтен дөньяга быел күп туристлар кабул итәбез дип белдердек. Әгәр без бу хакта уйлаганбыз икән, моның өчен шартлар булдырылырга тиеш, - дип ассызыклады И.Халиков. - Ниндидер объектлар төзеләчәк һәм төзекләндереләчәк, әмма туристлар кыенлыклар күрергә тиеш түгел».
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев