Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юллар төзек булсын

Яшел Үзәндә шәһәр юлларын ремонтлауга өстәмә рәвештә 5 миллион сум акча бүленгән. Бу акчага Гайдар урамының бер өлешен, шулай ук Октябрьская һәм Заикин урамнары чатын ремонтлау планлаштырыла. Табигый ки, юлларны ремонтлауга март аенда ук керешсәләр дә, бер җәйдә бөтен урамнарны һәм тротуарларны да төзәтеп, тәртипкә китереп бетереп булмый. Яшел Үзәндә...


Яшел Үзәндә шәһәр юлларын ремонтлауга өстәмә рәвештә
5 миллион сум акча бүленгән. Бу акчага Гайдар урамының бер өлешен, шулай ук Октябрьская һәм Заикин урамнары чатын ремонтлау планлаштырыла.

Табигый ки, юлларны ремонтлауга март аенда ук керешсәләр дә, бер җәйдә бөтен урамнарны һәм тротуарларны да төзәтеп, тәртипкә китереп бетереп булмый. Яшел Үзәндә тротуарларның гына да гомуми мәйданы 46 мең квадрат метр тәшкил итә. Асфальт җәелгән юллар озынлыгы - 1322 мең квадрат метр, таш юл - 156 мең квадрат метр.
Шәһәр юлларын һәм тротуарларны ремонтлау буенча «Каздорстрой» ачык акционерлык җәмгыяте белән 24 апрельдә муниципаль контракт төзелгән. Яшел Үзән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Штинның җитәкчеләр киңәшмәсендә ясаган чыгышыннан мәгълүм булганча, быел Гоголь, Жуковский, Белинский, Мичурин, Гайдар, Королев, Сәйдәшев, Төзүчеләр, Ленин, Октябрьская, Заикин, Татарстан, Комсомольская, Почта, Карл Маркс, Энгельс, Зур Завод, Рогачев урамнарында чокыр-чакырлар ремонтланачак. Бүгенге көнгә Ленин, Октябрьская, Заикин, Татарстан, Комсомольская, Почта урамнарында чокыр-чакырларны ремонтлау эшләре төгәлләнгән.
Мирныйның яңа автовокзал тирәсендә юлларны ремонтлауга һәм тротуарлар салуга эшчеләр иртә яздан тотынган иде. Биредә эшлисе эшләр байтак. Эш көзгә кадәр дәвам итәчәк һәм аңа республика бюджетыннан 40 миллион сумга якын акча бүлеп бирү күздә тотыла.
Бер үк вакытта 2011 елда башланган һәм әлегә кадәр төзелеп һәм ремонтланып бетмәгән юл участокларын быел төгәлләргә исәплиләр.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев