Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Көн темасы

Яшел Үзән мөслимәләре – «Башваткыч»та (ФОТО)

Яшел Үзән мөслимәләре актив тормыш белән яши. Алар республиканың төрле истәлекле урыннарына экскурсияләргә чыгудан тыш, шәһәр тормышында да катнаша. Алар булган соңгы чара аеруча үзенчәлекле.

Язның беренче көнендә алар республиканың "ТНВ" телеканалына барып "Башваткыч" тапшыруында төшеп кайтты. Дини темадагы башваткыч сорауларына төпле җавапларны Яшел Үзән мәдәрәсәсе мөгаллимәсе, Татарстанның атказанган укытучысы Вафилә Хикмәтуллина, мөслимәләр Рәмзия Әшрафҗанова һәм Тәрҗемә Шаһимәрдәнова бирде. Алар үзләрен бик лаеклы тотып, җавап тотканда каушап тормады. Ә инде егермедән артык җанатар мөслимә аларга булышып торды.

Әлеге чараның төп оештыручысы Вафилә ханым Хикмәтуллина үзе булып, аларга спонсорлык ярдәмен Яшел Үзән сөт комбинаты күрсәтте. Әлеге предприятиенең мөслимәләргә күрсәткән ярдәме бу беренчесе генә түгел.

Ә бу тапшыруның үзен һәм кемнәр җиңүен без март ахырында яисә апрель аенда гына күрә алачакбыз. Без бу хакта алдан хәбәр итәрбез. Шуңа күрә безнең газетадагы игълан-яңалыкларны күзәтеп торыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев