Венера Гарипова – иң яхшы директор
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы «Урта мәктәпнең иң яхшы директоры» бәйгесенә йомгак ясады. Бәйге директорлар арасында үткәрелсә дә, әлбәттә, анда бөтен уку йортындагы уку-укыту һәм тәрбия эшләренең сыйфатына бәя бирелде. Җитәкче җиңүе - мәктәп җиңүе. 108 бала укыган Авзал Шамов исемендәге Татар Танае урта мәктәбе коллективы эшләре республика буенча югары...
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы «Урта мәктәпнең иң яхшы директоры» бәйгесенә йомгак ясады.
Бәйге директорлар арасында үткәрелсә дә, әлбәттә, анда бөтен уку йортындагы уку-укыту һәм тәрбия эшләренең сыйфатына бәя бирелде. Җитәкче җиңүе - мәктәп җиңүе. 108 бала укыган Авзал Шамов исемендәге Татар Танае урта мәктәбе коллективы эшләре республика буенча югары бәя алды. Менә шул эшләрне оста оештырган директор Венера Гарипова 60000 сумлык грантка ия булды. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев