Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тоз да җитә, ипи дә

Ватан алдында бурычын үтәргә өлгермәгән егет-җилкенчәкнең армия сафларына китәр вакыты тагын килеп җитте. 1 апрельдән рәсми рәвештә язгы чакырылыш игълан ителде. Татарстан Республикасыннан быел 5 меңгә якын егет хәрби хезмәткә алыначак. Болар хакында җомга көнне «Призывниклар хокукы» хокукый белем күтәрүгә багышланган очрашуда ТРның хәрби комиссары Сергей Погодин аңлатып узды. Очрашу...

Ватан алдында бурычын үтәргә өлгермәгән егет-җилкенчәкнең армия сафларына китәр вакыты тагын килеп җитте. 1 апрельдән рәсми рәвештә язгы чакырылыш игълан ителде. Татарстан Республикасыннан быел 5 меңгә якын егет хәрби хезмәткә алыначак.

Болар хакында җомга көнне «Призывниклар хокукы» хокукый белем күтәрүгә багышланган очрашуда ТРның хәрби комиссары Сергей Погодин аңлатып узды. Очрашу музыка мәктәбенең актлар залында узып, анда хәрби хезмәткә кагылышы булган студентлар, өлкән сыйныф укучылары катнашты.
Мондый күчмә формадагы дәресләр ел саен уздырылып, быел ул Яшел Үзәннән башланып киткән. «Мин бу шәһәргә бик теләп киләм, чөнки монда шеф элемтәсе яхшы урнаштырылган. Тугандаш шәһәр Кронштадтта хезмәт итүчеләрнең бервакытта да сынатканы булмады, - дип сүзен башлады С.Погодин. - Мин үзем хәрби хезмәтнең бөтен баскычын да узып, генерал дәрәҗәсенә җиттем. «Кайнар нокталарда» да хезмәт иттем. Улым да хәзер хәрби очучы. Заман һаман алга бара. Илебезне сакларга Кораллы көч структураларының да, хәрбиләрнең дә бик көчле булуы кирәк». Ул җыелучыларга Россия Кораллы көчләре гаскәрләре, бурычлары, хәрби реформа нюанслары турында җентекләп сөйләде, барысы да слайдларда күрсәтелде. Армия хезмәте бер елга кыскартылгач, хәзер алынучылар саны икеләтә арттырылган. 2010 елдан РФ Президенты полкына безнең республика егетләрен ала башлаганнар. Республиканың яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү буенча Бөтенроссия конкурсында I урын алуы да күп нәрсә турында сөйли. Солдат паегы бик әйбәт. Военкомның: «Ышаныгыз, сез өегездә дә аның кадәр ашый алмыйсыз. Икмәк кенә дә көненә 750 грамм бирелә», - дигән сүзләренә каршы «Ни өчен тоз аз?» - дип, җыелучылар арасында каршы әйтүчеләр табылса да, бу сорауның урынсыз булуын алар армиягә баргач, үз күзләре белән күрәчәк. Россиядә солдат паегы башка илләр белән чагыштырганда иң әйбәте булып исәпләнә. Хәрби хезмәт узучыларга тоз да җитәчәк, ипи дә. Соңыннан С.Погодин сорауларга җавап биреп: «Кайнар линия» телефоннары да эшли, сорауларны кыенсынмыйча бирә аласыз», - дип искәртте. Белешмә өчен: Казан гарнизоны хәрби комиссариаты - 8 (843) 264-23-51; ТР Хәрби комиссариаты -
8 (843) 570-31-56.
Бу очрашуда ТР кеше хокуклары буенча уполномоченные Сәрия Сабурская хәрби көчләрдә булган проблемалар турында сөйләде, булачак призывниклар өчен файдалы мәгълүматлары белән уртаклашып, аларның ничек хокукларын яклау мөмкинлеге хакында да әйтеп узды. Сәрия Харисовна шәхсән үзе призывникларны хезмәт урынына илтеп җиткерүдә катнашкан. Гомумән алганда, ул 2 меңнән артык егетне хезмәт итәсе хәрби частька кадәр озатып барган, яшәү шартлары белән танышкан, негатив моментлар ачыкланган. Яшел Үзән егетләре хезмәт иткән Кронштадт шәһәре әйбәт тәэсир калдырган. Армиягә чакырылучылар, хезмәт итүчеләрнең хокукларын яклау буенча чаралар күрелә. Язгы чакырылыш алдыннан ачылган «Кайнар линия» телефонына шушы көннәрдә генә дә төрле сорау белән 100дән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Әлбәттә, аларның берсе дә җавапсыз калмый.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев