Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тормыш кайный. Һәм ничек кенә кайный әле!

Һәр атнаның дүшәмбесендә җитәкчеләр катнашында үтүче эшлекле киңәшмә яшел үзәнлеләр өчен иң авырткан тема - электрдан файдаланган өчен ОНД түләү проблемасын уңай якка хәл итү буенча ЖКХ департаменты җитәкчесе О.Анисимов информациясеннән башланды. Бүгенге көндә шәһәрдә 82 йортта яшәүчеләр (моннан берничә ай элек 296 иде) ОДНны 20 проценттан артыграк түли. Алга...

Һәр атнаның дүшәмбесендә җитәкчеләр катнашында үтүче эшлекле киңәшмә яшел үзәнлеләр өчен иң авырткан тема - электрдан файдаланган өчен ОНД түләү проблемасын уңай якка хәл итү буенча ЖКХ департаменты җитәкчесе О.Анисимов информациясеннән башланды.
Бүгенге көндә шәһәрдә 82 йортта яшәүчеләр (моннан берничә ай элек 296 иде) ОДНны 20 проценттан артыграк түли. Алга таба аларның саны 50гә калачак. Ә аларда инде электр челтәрләрен алмаштыруга кадәр зур эшләр башкарырга кирәк, дигән фикер яңгырады. Бу юнәлештә җитди эш алып барыла.
МЧСның Яшел Үзән идарәсе җитәкчесе В.Долганов исә районда язгы ташу һәм су басу проблемасына тукталып, ситуациянең контрольдә булуын, елгаларның да үз ярларына кайта башлавын билгеләде.
Хәрби комиссар Р.Батршин исә язгы чакырылыш проблемасына тукталып, аның Универсиадага бәйле рәвештә 20 көн алдан төгәлләнәчәген ассызыклады һәм муниципаль берәмлек башлыкларының язгы чакырылышны тәэмин итүдә җаваплылыгын билгеләде. План үтәлешен Васильево, Карамалы Тау ш.т. бистәләр, Осиново авыл җирлеге призывниклары артка өстери, чөнки аларның комиссиягә килүен муниципаль берәмлек башлыклары тиешенчә тәэмин итә алмый. Шулай ук егетләрне тикшерүче хәрби медицина комиссия дә план үтәлешен артка сөйри: Казан комиссиясе, армиядә хезмәт итәргә яраклы дип табылган 100 егетне яңадан тикшергәннән соң, 60ын (!) яңабаштан тикшерү өчен, Казан медицина учреждениеләренә җибәргән.
Районның баш архитекторы Ю.Герасимовның чыгышы гомер булмаганча алкышларга күмелде. Чөнки читтән килгән архитектор берничә ай эчендә Яшел Үзәнне шулкадәр яратып өлгергән ки, аның йөзен тагын да үзгәртеп, аны республикада иң матур шәһәрләрнең берсенә әйләндереп булачагын әзер проектлар ярдәмендә күрсәтә-күрсәтә, илһамланып сөйләде. Бу турыда газетада аерым язма дөнья күрәчәк.
Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе В.Дриго районда өч авыл җирлегендә депутатлар сайлау тыныч узуы турында хәбәр итте.
Киңәшмәдә шулай ук атна эчендә хакимиятнең төрле кабул итү чараларына (интернет-приемная, «кайнар линия», «Зеленодольская правда»ның кабул итү линиясенә) 156 мөрәҗәгать кабул ителүе билгеле булды. Халыкның күпчелеге хакимиятнең «кайнар линия»сенә ышаныч белдерә - 109 мөрәҗәгать. Коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә, юллар төзексезлегенә бәйле сораулар күп. Сүз уңаенда гына юллардагы чакыр-чокырлар бер атна эчендә ремонтланып бетәчәк дигән ышандыру булды. Атна тәмамланырга күп калмады инде.
Узган шимбәдә предприятиеләр үз территорияләрен чүп-чардан чистарту эшләрен башлаган. Серго исемендәге завод эшчеләре һәм «Ак барс» банкы хезмәткәрләре аеруча тырышып эшләгән.
«Марста тормыш бармы-юкмы анысын белмим, ә менә Яшел Үзәндә тормыш кайный! Һәм ничек кенә кайный әле!» - диде районның баш архитекторы Ю.Герасимов. Аның белән килешми булмый.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X