Машина йөртү хокукы алу өчен өч имтихан тапшырырга кирәк булачак
Машина йөртү өчен хокук алу өчен ике урынына өч имтихан тапшырырга кирәк булмагае. РИА Новости бу уңайдан норматив-хокук актлары әзерләнүен белдерә. Проектка аңлатмаларда мондый хокукка ия булыр алдыннан өч имтихан тапшырырга кирәк булачак: икесе - имтихан, берсе - теоретик имтихан, диелә. Проект авторлары белдергәнчә, һәр имтихан өчен дәүләт пошлинасын аерым...
Машина йөртү өчен хокук алу өчен ике урынына өч имтихан тапшырырга кирәк булмагае. РИА Новости бу уңайдан норматив-хокук актлары әзерләнүен белдерә.
Проектка аңлатмаларда мондый хокукка ия булыр алдыннан өч имтихан тапшырырга кирәк булачак: икесе - имтихан, берсе - теоретик имтихан, диелә. Проект авторлары белдергәнчә, һәр имтихан өчен дәүләт пошлинасын аерым түлисе. Ә бу исә машина йөртергә теләүчеләрне финанс яктан стимуллаштыра һәм үзеннән-үзе имтиханнарга яхшырак әзерләнүне таләп итә. Бер имтиханны бирә алмаган очракта имтиханны кабат бер айдан соң гына биреп булачак.
Узган елның 5 ноябреннән машина йөртү хокукына мөстәкыйль әзерләнеп кенә имтихан биреп булмый. Мондый хокукка бары тик автомәктәпне тәмамлагач кына ия булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев