Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!

23 февраль - көч, батырлык һәм намуслылык бәйрәме уңаеннан иң җылы котлауларыбызны кабул итеп алыгыз! Ватанны саклаудан да, аңа фидакарьләрчә хезмәт итүдән дә зуррак эш юк. Бу көнне без Бөек Ватан сугышы һәм локаль конфликт ветераннарына соклануыбызны белдерәбез, чын күңелебездән аларга рәхмәт әйтәбез һәм бүгенге көндә Ватаныбызны саклаучыларны һәм андый...

23 февраль - көч, батырлык һәм намуслылык бәйрәме уңаеннан иң җылы котлауларыбызны кабул итеп алыгыз!
Ватанны саклаудан да, аңа фидакарьләрчә хезмәт итүдән дә зуррак эш юк. Бу көнне без Бөек Ватан сугышы һәм локаль конфликт ветераннарына соклануыбызны белдерәбез, чын күңелебездән аларга рәхмәт әйтәбез һәм бүгенге көндә Ватаныбызны саклаучыларны һәм андый хезмәткә әзерләнүчеләрне котлыйбыз. Безнең һәркайсыбыз, хәрби постта торамы ул, тыныч хезмәттәме, хезмәте белән бөек Россиянең байлыгын һәм данын арттыра.
Ватанны саклаучылар көнендә чын күңелебездән сәламәтлек, уңышлар, муллык телибез. Дөньяда барлык бәхәсле мәсьәләләрне сугышлар түгел, ә бәлки конструктив диалог, үзара хөрмәт хәл итсен.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет телибез.
С.Батин,
Яшел Үзән муниципаль район башлыгы,
Р.Батршин,
хәрби комиссариатның бүлек начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250