Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле якташлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре!

Сезне чын йөрәктән гомумхалык бәйрәме - Җиңү көне белән тәбрик итәм. Бу Россиянең иң зур бәйрәме. Илебезнең һәрбер кешесе өчен якын һәм кадерле, дәүләтебезнең көче һәм абруе бәйрәме, халкыбыз һәм аның армиясе өчен горурлык тантанасы. Без яу кырыннан кайтмый калучыларны, гомере бәрабәренә ирек өчен изге хокукыбызны, тынычлык һәм гаделлекне, бөек...

Сезне чын йөрәктән гомумхалык бәйрәме - Җиңү көне белән тәбрик итәм. Бу Россиянең иң зур бәйрәме. Илебезнең һәрбер кешесе өчен якын һәм кадерле, дәүләтебезнең көче һәм абруе бәйрәме, халкыбыз һәм аның армиясе өчен горурлык тантанасы.
Без яу кырыннан кайтмый калучыларны, гомере бәрабәренә ирек өчен изге хокукыбызны, тынычлык һәм гаделлекне, бөек илебез өчен бәхетле киләчәккә хокукны яклаучыларны мәңге истә тотачакбыз.
Без кеше чыдамаслык авырлык белән Җиңү коралын чүкүчеләрне, чын фидакарьләрчә эшләп, тылда батырлык күрсәтүчеләрне хәтердә тотачакбыз.
Сезнең алдыгызда башыбызны түбән иябез, хөрмәтле ветераннар! Тыныч күктә бары тик бәйрәм, җиңү салютлары тавышы яңгырасын, җиңүчеләрнең күкрәкләрендәге орден-медальләр балкып торсын, балаларыбыз, оныкларыбыз Бөек Җиңүгә лаеклы булып үссеннәр, аталарыбыз, бабаларыбыз батырлыгы турында хәтер мәңге җуелмасын.
Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, яхшы кәеф, озын гомер һәм тынычлык телибез.
А.Тыгин,
Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев