Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халык контролендә

Татарстан Республикасы Президенты «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт информация системасы турында»гы Указга кул куйды. Бу хакта Яшел Үзән мәгълүмат чаралары журналистларына район башлыгы Сергей Батин хәбәр итте. «Халык контроле» системасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча төзелгән. Дәүләт власте органнарының үзара бердәм эшләү системасы төзелгәннән бирле «Халык контроле»нә Татарстанда...


Татарстан Республикасы Президенты «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт информация системасы турында»гы Указга кул куйды.

Бу хакта Яшел Үзән мәгълүмат чаралары журналистларына район башлыгы Сергей Батин хәбәр итте.
«Халык контроле» системасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча төзелгән. Дәүләт власте органнарының үзара бердәм эшләү системасы төзелгәннән бирле «Халык контроле»нә Татарстанда яшәүчеләрдән 700дән артык мөрәҗәгать кергән. Ошбу система гражданнарның һәм дәүләтнең үзара бергәләп эшләү мөмкинлеген тудыра.
Хәзерге вакытта «Халык контроле» ярдәмендә гражданнар Татарстан Республикасының юл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт күрсәтү, территорияне төзекләндерү, экология, җәмәгать транспорты тармагында һәм бүтән өлкәләрдә булган мөһим проблемалар хакында хәбәр итә ала. Бу хакта хәбәр итү өчен, ТР дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә, проблемалы урынны картада яисә төгәл адресын күрсәтергә һәм кыскача гына аңлатырга (280 символдан артмасын), раслау йөзеннән фотоматериалларны беркетергә кирәк. Моны uslugi.tatar.ru дәүләт хезмәтләре порталы буенча да, смартфоннар өчен мобиль кушымта ярдәмендә дә эшләргә була.
Заявканы ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр контакт-үзәге белгечләре тикшерә, аннары ул порталга куела, шулай ук тиешле министрлыкка яисә ведомствога бирелә. Алга таба заявканы дәүләт хезмәтеннән файдаланучы бүтәннәр дә хуплый ала. Соңыннан башкарылган эш турында отчет бирелә.
«Халык контроле» быел 16 апрельдән эшли башлады. 700 заявка керде һәм аны 8200 кеше хуплады. Заявканы, нигездә, Казанда яшәүчеләр бирә һәм һәр районнан заявка бар. Юллар торышы (202 заявка), тиешсез урынга түгелгән чүп-чар өемнәре (86), территорияне төзекләндерү (81) буенча сораулар күп. 150 заявкада күрсәтелгән проблема хәл ителгән дә инде.
1 июньдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов власть органнарына «Халык контроле»ндә чыккан заявкаларга җавап бирүче регламент эшләү кирәклеге турындагы Указга да кул куйды.
Ә.Таразова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев