Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Акча күп,тик хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе түбән

учреждениесе республиканың муниципаль медицина учреждениеләре арасындагы рейтингта быелның 9 ае нәтиҗәләре буенча 22нче урынны алып тора. Моннан өч ел элек ул 45нче урында иде. - 2006-2010 елларда шәһәр һәм районның сәламәтлек саклау учреждениеләрен үстерү буенча ифрат зур эшләр башкарылды: ремонт эшләреннән соң ике хирургия, терапия һәм балалар корпуслары, Осиново амбулаториясе,...

учреждениесе республиканың муниципаль медицина учреждениеләре арасындагы рейтингта быелның 9 ае нәтиҗәләре буенча 22нче урынны алып тора. Моннан өч ел элек ул 45нче урында иде.

- 2006-2010 елларда шәһәр һәм районның сәламәтлек саклау учреждениеләрен үстерү буенча ифрат зур эшләр башкарылды: ремонт эшләреннән соң ике хирургия, терапия һәм балалар корпуслары, Осиново амбулаториясе, медицина профилактикасы үзәге файдалануга тапшырылды, алар медицина җиһазы һәм мебель белән тәэмин ителде, - дип сөйли җитәкчеләрнең дүшәмбедә Горький исемендәге мәдәният сараенда узган киңәшмәсендә «Яшел Үзән үзәк район дәваханәсе» сәламәтлек саклау муниципаль бюджет учреждениесе баш табибы Илгиз Һидиятов. - Медицина профилактикасы үзәге базасында сәламәтлек үзәге ачылды. Ике ел эчендә 10 меңгә якын кеше комплекслы медицина тикшерүе узды.
Былтыр федераль, республика һәм муниципаль бюджет акчасына төзелгән йөрәк һәм кан тамырларын дәвалау үзәге ачылу да шәһәр һәм район халкы өчен зур вакыйга иде. 93 миллион сум акча тотылган аңа, шуның 13 миллион сумы - муниципаль бюджеттан. Баш табиб белдергәнчә, компьютер томограф, бүтән төр заманча җиһазлар шәһәр һәм район халкына дәүләт программалары кысаларында бушлай югары квалификацияле медицина тикшеренүе узарга мөмкинлек бирә. Сыйфатлы һәм оператив диагностика нәтиҗәсендә инсульттан вафат булучылар кимегән.
Баш табиб Мирныйдагы балалар һәм өлкәннәр поликлиникасын ремонтлауга 56 миллион сум акча тотылуын, акушер-гинекология корпусын капиталь ремонтлауга республика бюджетыннан 48 миллион сум акча бүленүен хәбәр итте. Норлат участок дәваханәсен ремонтлауга 3,2 миллион сум, Васильевоныкына 6 миллион сум акча бирелгән һәм аңа, эшне тиешенчә тәмамлау өчен, 8,3 миллион сум акча бирү турында карар кабул ителүе дә хак.
Киләсе елдан Яшел Үзән үзәк район дәваханәсе автоном учреждение сыйфатында эшли башлый һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрен мәгълүматлаштыруга 44 миллион сум акча бүленүен газета укучыларыбызга хәбәр иткән идек инде.
Киңәшмәдә Васильево пыяла заводы генераль директоры Олег Антонов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Алексей Сафин да чыгыш ясады.
Муниципаль район башлыгы Сергей Батин медицинага шулкадәр зур күләмдә акча бирелеп тә ак халатлы шәфкать ияләренең авыруларга тупас мөнәсәбәттә булуын әйтте. Халык белән очрашулар вакытында да Гиппократ антын биргән кешеләр адресына тәнкыйть сүзләре күп, хакимиятнең «Кайнар линия»сендә дә сораулар бар. Баш табиб сорау-шикаятьләрнең һәр очрагы аерым тикшереләчәк дип ышандырды.
Урал Салаватов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250